Белешмә-мәгълүмат бүлеге – ул Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының мәгълүмати үзәге. Монда библиографлар – белешмә-мәгълүмат хезмәте күрсәтү өлкәсе белгечләре эшли. Алар Чаллы китапханәләре киштәләрендә качып яткан барлык байлыкларны ачып салырга сәләтле: мәсәлән, кирәкле китап, газета, журнал, мәкалә, канунны табып бирергә мөмкин. Укучылар, шәһәр учреждениеләре өчен иң катлаулы тематик, адреслы-китапханә, фактлар буенча белешмәләр нәкъ менә монда башкарыла. Библиография хезмәтенең иң төп бурычларының берсе – Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы фондларын ачу һәм популярлаштыру. Моның өчен библиографик кулланмалар, библиографик күзәтүләр ясала, Мәгълүмат көннәре уздырыла, тематик китап күргәзмәләре оештырыла. Бүлекнең тагын бер әһәмиятле бурычы – китапханә системасының белешмә-эзләү аппаратын формалаштыру. Мәкаләләрнең электрон каталогы бүгенге көндә 102 680 язмадан тора һәм икътисад, хокук, тарих, педагогика, сәнгать һәм башка гуманитар һәм төгәл фәннәр буенча китапханә кулланучыларының ихтыяҗын тиз һәм сыйфатлы итеп канәгатьләндерү өчен хезмәт итә. Федераль һәм республиканың канунчылык документларын эзләп табу өчен «КонсультантПлюс» белешмә-хокук системасы кулланыла. «Канун» мәгълүмат базасы ясалды һәм ул даими рәвештә тулыландырыла. Анда Чаллы шәһәре мэры күрсәтмәләре һәм Башкарма комитет карарлары керә. Укучыларга хезмәт күрсәткәндә китапханәнең үз фонды һәм белешмә-мәгълүмат аппараты гына түгел, ә Татарстан китапханәләр ресурсларының корпоратив электрон каталогы да кулланыла. Укучыга ТР Милли китапханәсе фонды составы, шул фондта кайсы да булса китапның булу-булмавы турында мәгълүмат бирелергә мөмкин. Китапханә кулланучыларының мәгълүмати культурасын күтәрү өчен белешмә-мәгълүмат бүлеге китапханәнең белешмә-эзләү аппаратын куллану мәсьәләләре буенча төркемләп һәм индивидуаль консультацияләр оештыра; укучылар һәм студентлар белән дәресләр үткәрә. Белешмә-мәгълүмат бүлеге фондының үзенчәлеге аның энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр җыелмасында. Монда шундый басмалардан «Культура русской речи» энциклопедик сүзлеген, «Русские писатели» библиографик сүзлеген, «Толковый словарь Владимира Даля», Политехник һәм Икътисади сүзлекләрне, чит ил һәм рус әдәбияты әдәби геройлары энциклопедияләрен, «Энциклопедия афоризмов», «Страны мира», «Народы мира», «Русские путешественники» энциклопедияләрен һ.б.ларны атарга мөмкин. Әдәбият фонды мәгълүматны электрон йөртүчеләрдә формалаштырылган. Бу – аудио-китаплар, CD дискларда китаплар, «Ватандашлар» фильмнарының алтын коллекциясе». Бүлек кулланучыларга түбәндәге мәгълүмати хезмәтләрне тәкъдим итә:
Бүлек өстәмә хезмәтләр дә күрсәтә:
Бүлек составында:
Бүлек белән Фахруллина Гөлүсә Мансуровна җитәкчелек итә. ҮТКӘРЕЛГӘН ЧАРАЛАР
|